

Өлкән һәм урта буын вәкилләре һәрчак урамда уйный иде дисәк тә, арттыру булмас, мөгаен. Ә инде технологияләр алга киткән, гаджетлар артканнан-арткан безнең заманда компьютер уеннары, телевизор һәм телефоннар җанлы аралашу, очрашып, бергә уйнау шатлыгын оныттырып бара диярлек. Дистә еллар дәвамында төрле буын балалары уйнап үскән уеннарның онытыла баруы аяныч, әлбәттә. Аларны саклап калып, үсеп килүче буын вәкилләренә дә тапшыру, күмәк җанлы аралашу сөенечен бүләк итү максаты белән районыбызның Яшьләр үзәге белгечләре быелгы җәйдә дә йорт алды-ихата уеннарын оештырды. Кирпеч заводы микрорайонында яшәүче төрле яшьтәге балалар билгеләнгән вакытка шушы төбәктәге мәйданчыкка җыелып, үзләре өчен үткәрелгән төрле уеннар һәм ярышларда бик теләп һәм актив катнаштылар, аларда җиңү сөенечен кичереп, бүләк итеп бирелгән татлы күчтәнәләр белән дә сыйландылар.
Чара башланыр алдыннан белгечләр балалар белән фәһемле әңгәмә оештырып, җәйге ял, көтеп алынган каникул вакытында төрле инфекцияләр, аеруча бу чорда еш күзәтелгән кискен эчәк чирләре белән авырмас өчен шәхси гигиена таләпләрен үтәү мөһимлеге турында да сөйләп аңлаттылар. Чөнки бу таләпләрне үтәү һәм ачык, саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнау сәламәтлекне ныгытырга һәм үз-үзеңә ышанычны арттуга булышлык итүе һәркемгә мәгълүм.
Балалар һәм үсмерләр өчен мондый чаралар җәйге каникул дәвам иткән июль-август айларында район үзәгенең башка микрорайоннарында да үткәреләчәк.