

“Геройлар иле” проекты “Гаилә” милли проектының “Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният инфраструктурасы” федераль проекты кысаларында Русия хәрби-тарихи җәмгыяте тарафыннан тормышка ашырыла.
Сменада Русиянең 22 төбәгеннән, шул исәптән Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләреннән, Красноярск краеннан, Ханты-Манси автономияле округыннан, Волгоград, Мәскәү, Киров, Ленинград, Мурманск, Түбәнге Новгород, Тверь, Свердловск, Омск, Псков, Чиләбе өлкәләреннән, Марий Эл, Удмуртстан, Чувашстан, Калмыкия, Мордовия, Татарстан һәм Башкортстан Республикаларыннан иң яхшы 350 бала катнашты.
Ике атна дәвамында яшь патриотлар физик, интеллектуаль һәм рухи-әхлакый үсешкә юнәлтелгән бай программага җәлеп ителде. Смена чикләрендә спорт ярышлары, хәрби-тактик уеннар, белем бирү-осталык дәресләре, җәмәгатьчелек фикере лидерлары белән очрашулар, күренекле шәхесләр белән ачык диалоглар, хәрби тарих буенча интерактив лекцияләр, шахмат турнирлары, иҗат кичәләре һәм кино күрсәтүләр планлаштырылган иде.
Гомумлагерь чараларыннан тыш, анда катнашучылар заявка бирү этабында сайланган: “Сакчы”, “Тарих сакчылары”, “Җиңү медиасы”, “Җиңү волонтерлары” кебек дүрт юнәлешнең берсе буенча тирәнтен шөгыльләнә алдылар. “Геройлар иле” – лагерь сменасы гына түгел, ул тормыш мәктәбе, анда һәр катнашучы үз бурычын таба һәм илебез үсешенә өлеш кертә алачак.