+22 °С
Яңгыр


Аның оештыручысы – авылның старостасы һәм урындагы Совет депутаты Илфат Финат улы Хаҗиев. Анда авыл урамнары уенчылары катнашты. Чара яшьләрдә тәмәке тарту һәм алкоголизм таралуны профилактикалау, балаларны спортка җәлеп итү максатларында оештырылды.
Уеннар финалга кадәр мавыктыргыч барды. Алар барышында һәммәсе дә җитезлек, тизлек, спорт чыдамлыгы һәм кыюлык күрсәттеләр. Нәтиҗәдә 1нче урынны Октябрь урамы, 2нче урынны – Пушкин, 3нче урынны Гагарин урамнары уенчылары яулады. Турнирның “Иң яхшы уенчысы” Илдан Дәүләтов булды. Җиңүчеләр кубок, грамоталар һәм медальләр белән бүләкләнде.