+22 °С
Яңгыр


Чара балаларны сәламәт һәм актив яшәү рәвешенә тартуга, физик культура белән кызыксынуны арттыруга, коллективизм, иптәшлек, үзара ярдәмләшү хисләре тәрбияләүгә юнәлдерелгән иде. Барлык балалар да үзләрен чын спортчылар буларак күрсәттеләр. Ярыш нәтиҗәләре буенча дуслык җиңде. Спорт рухы барлык катнашучыларны дәртләндерде, күңел күтәренкелеге һәм яхшы кәеф бүләк итте. “Сәламәт тәндә – сәламәт рух!” – дип юкка гына әйтмиләр. Спорт дәрте һәм җиңүгә ирешү теләге белән командалар финишка бар көчләренә беренче булып килергә тырыштылар. Мәйданчыкта көлү, шау-шу һәм күңел ачу мохите хөкем сөрде. Барысы да бәхетле иде! Ә шатлык чәчеп торган бәхетле күзләр бәйрәмне оештыручыларга иң яхшы бүләк булды.