ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Спорт
22 июль 2025, 09:50

Халыкара шахмат көненә багышлап

“Русия Федерациясендә балачак унъеллыгы” программасын тормышка ашыру чикләрендә Яңа Коты авылы мәдәният йортында Халыкара шахмат көненә багышланган “Шах Һәм Мат” спорт сәгате үткәрелде.

Халыкара шахмат көненә багышлапХалыкара шахмат көненә багышлап
Халыкара шахмат көненә багышлап

Интеллектуаль спорт төрләре – шахмат һәм шашка-акыл сәләтен, хәтерне һәм логик фикерләүне үстерә, мәктәптәге, бигрәк тә төгәл фәннәрдәге уңышларга уңай йогынты ясый һәм балага стратегик фикерләүне һәм карар кабул итү күнекмәләрен үстерергә ярдәм итә. Сәнгать җитәкчесе Йолдыз Шакирова балаларны иң борынгы уеннарның берсе, кызыклы тарихка ия шахмат белән таныштырды. Чарада катнашучылар уенның төп принциплары, йөрешләрне тормышка ашыру кагыйдәләре белән таныштылар, алга планлаштырырга, каршы якның гамәлләрен алдан белергә һәм карарлар кабул итәргә өйрәнделәр.

Халыкара шахмат көненә багышлап
Халыкара шахмат көненә багышлап
Халыкара шахмат көненә багышлап
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас