+24 °С
Яңгыр


Хәзер укучыларның смартфоннары, компьютерлары һәм башка җайланмалары бар һәм алар ярдәмендә интернетта активлык зур. Балалар ишегалды уеннары аларның тормышында азрак урын алып тора, ләкин, бәхеткә каршы, бөтенләй юк түгел. Балалар өчен актив уеннар, чыннан да, мөһим, чөнки алар сөендереп кенә калмый, үсәргә дә ярдәм итә. Кичә Яшьләр үзәге белгечләре “Уфа” микрорайонындагы балалар мәйданчыгында ишегалды уеннары оештырды. Кызлар һәм малайлар тәкъдим ителгән уеннарда рәхәтләнеп уйнадылар, күңел ачтылар. Ә иң җитез һәм активлары татлы призлар белән бүләкләнде.