ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Спорт
4 август 2025, 15:10

Чакмагыш велосипедчылары сынатмый!

Күптән түгел Чишмә районында «Русия туры» халыкара велоузышы үтте. Ярышларда Русия, Казахстан һәм Белоруссиядән 22 командада 115 велосипедчы катнашты. Этап 160 километр араны тәшкил итте.

Чакмагыш велосипедчылары сынатмый!Чакмагыш велосипедчылары сынатмый!
Чакмагыш велосипедчылары сынатмый!

Спортчылар дүрт тапкыр Келәш – Новотроицкое – Кара Якуп – Келәш әйләнешен уздылар. Төп узыштан тыш, 10-14 яшьлек яшь велосипедчылар арасында балалар ярышлары да узды. Ярышларның беренче көнендә Чакмагыш авылының Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүче Ильяс Солтанов катнашты һәм «критериум» ярышында 13-14 яшьлекләр арасында өченче урынны алды. Икенче көнне ярышлар Кырмыскалы районының Бозаяз авылында дәвам итте, анда безнең яшь спортчыларыбыз Ильяс Солтанов һәм Эмиль Хаҗиев төркемләр ярышта үз яшь төркемнәрендә көмеш медальләргә ия булдылар. Велосипедчыларны һәм аларның тренер-укытучысы Радим Вил улы Хаҗиевны җиңүләре белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар гына юлдаш булуын телибез!

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас