ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Спорт
4 август 2025, 07:00

Җәй – саф һавада күңелле уеннар чоры!

Балачагыбызны искә алып, безнең һәркайсыбыз алардан башка бер көн дә яши алмаган үз ишегалдындагы дусларыбызны җылылык хисләре белән искә аладыр.

Җәй – саф һавада күңелле уеннар чоры!Җәй – саф һавада күңелле уеннар чоры!
Җәй – саф һавада күңелле уеннар чоры!

Тышка чыгу, дус-ишләребез белән аралашу хакына без әти-әниләребез өчен төрле тарихлар уйлап таптык. Элегрәк бит ата-аналар балаларын ашату өчен өйләренә куып кертә алмыйлар иде, ә хәзер һава сулау өчен урамга куып чыгара алмыйлар. Компьютер, телевизор һәм телефоннар, яшьтәшләре белән аралашуны һәм балалар ишегалды уеннарын кысрыклап, заманча балалары тормышына ныклап кереп калды. Узган пәнҗешәмбедә район үзәгендәге Тынычлык микрорайонындагы мәйданда Яшьләр үзәге хезмәткәрләре “Безнең ишегалды уеннары” дип аталган күңел ачу чарасы үткәрде. Биредә бик күп балалар җыелып, зур теләк белән төрле уен-конкрсларда катнашты. “Бушап калган ишегалларына карап, бездә ишегалды уеннары күңел ачу программасын үткәрү идеясе туды. Бу хәрәкәтчән уеннар гына түгел, тыныч уеннар да, аларны кичен эскәмиядә яки хәрәкәтчән уеннардан арыганда уйныйлар. Ишегалды уеннары – буыннан-буынга тапшырыла торган халык уеннары, халык күңел ачулары. Алар төрле-төрле, җитезлек, тапкырлык, зирәклек таләп итәләр, төрле физик күнекмәләрне ныгыталар. Мондый уеннар сәламәтлек өчен файдалы гына түгел, бәлки кыюлык, ихтыяр, максатка ирешүдә үҗәтлек тәрбияләү, икенче төрле әйткәндә, кешенең характерын формалаштыру өчен дә кирәк”, – диләр Яшьләр үзәге белгечләре Юлия Хәкимова белән Ирина Мансурова. Балалар белән «Кашык кабып йөгерү», «Пингвиннар», «Бәйләнгән аяклар белән йөгерү» кебек һәм башка хәрәкәтчән уеннар үткәрелде. Чара ахырында анда катнашучыларның барысына да татлы призлар таратылды. Һәммәсе аннан якты тәэссоратлар, уңай хис-кичерешләр, елмаюлар һәм күтәренке рух белән өйләренә таралышты.

Җәй – саф һавада күңелле уеннар чоры!
Җәй – саф һавада күңелле уеннар чоры!
Җәй – саф һавада күңелле уеннар чоры!
Җәй – саф һавада күңелле уеннар чоры!
Җәй – саф һавада күңелле уеннар чоры!
Җәй – саф һавада күңелле уеннар чоры!
Җәй – саф һавада күңелле уеннар чоры!
Җәй – саф һавада күңелле уеннар чоры!
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас