ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Спорт
9 август 2025, 16:05

Физкультурачылар көне спорт бәйрәменә әйләнде

Чакмагыш районы һәм спорт бер-берсенә якын төшенчәләр.

Физкультурачылар көне  спорт бәйрәменә әйләндеФизкультурачылар көне  спорт бәйрәменә әйләнде
Физкультурачылар көне спорт бәйрәменә әйләнде

Районыбызда физик тәрбия юнәлешенә, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга зур игътибар бирелә, һәм ул бүген дә өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора. Шулай булмаса, районыбыз спортчылары республика, ил һәм дөньякүләм ярышларда әледән-әле җиңү яуламас иде. Аеруча районыбызда көрәш, билбау көрәше, хоккей, футбол, волейбол белән теләп шөгыльләнәләр. Районыбыз исемен алдынгылар рәтенә кертүдә тренерларның, физкультура укытучыларының өлеше гаять зур. Ел саен август аеның икенче шимбәсе илебездә Физкультурачылар көне буларак билгеләп үтелә. 9 августта районыбызның “Урожай” стадионында Физкультурачылар көненә багышланган спорт бәйрәме үткәрелде. Анда республика, Русия ярышларында нәтиҗәле чыгыш ясаучы спортчылар да, спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр дә, тренерлар, спорт ветераннары – гомумән, сәламәт яшәү рәвеше алып баручы чакмагышлылар җыелды. Спорт сөючеләрне муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев тәбрикләп, иминлек, күңел күтәренкелеге, спортта яңадан-яңа биеклекләргә күтәрелүне теләде. Район җитәкчесе билгеләп үткәнчә, Чакмагыш спортчылары даими рәвештә төрле ярышларда җиңүләр яулыйлар. Районыбызда укучыларга, яшьләргә, өлкәннәргә физик культура белән шөгыльләнү өчен күп мөмкинлекләр тудырылган, бик күп спорт объектлары төзелә. Алар барысы да уңайлыклары ягыннан бүгенге заман таләпләренә җавап бирә. Реканс Фәнил улы барысын да спорт белән шөгыльләнергә, сәламәт һәм актив булырга чакырды. Ул үз чыгышында шулай ук махсус хәрби операция тизрәк тәмамланып, илләребез тынычланып, яугир-якташларыбызның туган якларга исән-имин әйләнеп кайтуын теләде. Чара барышында районыбызда физик культура һәм спортны үстерүгә керткән өлешләре өчен бер төркем спортчылар һәм тренерларга Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды. Муниципаль район хакимияте башлыгының Рәхмәт хатларына спортта югары дәрәҗәле уңышлары һәм рйон, республика, Русия ярышларында актив катнашканнары өчен Балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүче спортчылар Ләлә Фаил кызы Шәйхетдинова, Аяз Айдар улы Галиев, Самирхан Руслан улы Төхвәтуллин, Артём Романович Живайкин лаек булды. Муниципаль район хакимиятенең Рәхмәт хатлары белән озак еллар намуслы хезмәте, районынның спорт үсешенә керткән зур өлеше һәм сәламәт яшәү рәвеше пропагандалаган өчен Балалар-үсмерләр спорт мәктәбененең шахмат буенча тренеры Фәнилә Үзбәк кызы Шәфыйкова, футбол буенча тренеры Рөстәм Роберт улы Сухов бүләкләнде. Муниципаль район хакимиятенең Рәхмәт хатлары күпъеллы намуслы хезмәтләре, районның мәгариф үсешенә һәм мәктәптә спортны үстерүгә керткән өлешләре, үсеп килүче буынны ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләгәннәре өчен мәгариф ветераннары Гөлминур Сирай кызы Сухова белән Эльмира Ирнис кызы Гайнуллинага тапшырылды. Муниципаль район хакимиятенең яшьләр эшләре, физик культура һәм спорт комитетының Рәхмәт хатларына районның спорт тормышында актив катнашканнары өчен волейбол командасы ветераннары Сергей Николаевич Гусев, Рафаэл Сәлих улы Бакиев, Алик Сәхиб улы Әлиев, Зөфәр Зыя улы Кашапов, Әбүзәр Нигүмәтулла улы Нәсыйбуллин лаек булды. Шушындый ук Рәхмәт хатлары Һава-десант гаскәрләренең 95 еллыгына багышланган “Геройлар ярышы” күләмле чарада катнашкан Самат Рамазан улы Тимерханов, Ильдус Фәндәр улы Исламов, Алмаз Фаяз улы Шәмсетдинов, Ильшат Радис улы Ханов, Руслан Роберт улы Сухов, Ранис Наил улы Хасановка тапшырылды. Артабан муниципаль район хакимиятенең яшьләр эшләре, физик культура һәм спорт комитеты рәисе Регина Маликова төрле ярышларга старт бирде. Бәйрәм программасында спортның волейбол, армрестлинг, җиңел атлетика, аркан тарту, шахмат, шашка һәм башка төрләре буенча ярышлар каралган иде. Спорт мәйданчыклары көн буе гөрләп торды. Җанатарлар үз командалары өчен җан аттылар, ярышларда катнашучыларга дәрт өстәп, җиңүгә рухландырдылар.

Физкультурачылар көне  спорт бәйрәменә әйләнде
Физкультурачылар көне  спорт бәйрәменә әйләнде
Физкультурачылар көне  спорт бәйрәменә әйләнде
Физкультурачылар көне  спорт бәйрәменә әйләнде
Физкультурачылар көне  спорт бәйрәменә әйләнде
Физкультурачылар көне  спорт бәйрәменә әйләнде
Физкультурачылар көне  спорт бәйрәменә әйләнде
Физкультурачылар көне  спорт бәйрәменә әйләнде
Физкультурачылар көне  спорт бәйрәменә әйләнде
Физкультурачылар көне спорт бәйрәменә әйләнде
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас