ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Спорт
13 август 2025, 07:05

Спорт – тормыш нигезе

Физкультурачылар көнен бәйрәм итү чикләрендә Сыйрышбаш авылы китапханәчесе авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә «Без спортны сайлыйбыз» дигән спорт чарасы үткәрде.

Спорт – тормыш нигезеСпорт – тормыш нигезе
Спорт – тормыш нигезе

 Чара башында балалар бәйрәмнең тарихы белән таныштылар, аннары алар үзләре турында сөйләделәр, буш вакытларын ничек үткәрүләре һәм спортның нинди төрләрен яратулары турында уртаклаштылар. Җиңел күнегүләр һәм музыка астында күңелле күнегүләр һәркемгә бераз җылынырга һәм спорт ярышларына әзерләнергә мөмкинлек бирде. Артабан һәммәсе дә шашка, «Аучы үрдәкләр», «Математика батлы» кебек төрле спорт уеннарында катнаштылар. Чара азагында балалар китап күргәзмәсе белән таныштылар һәм «Спорт һәм хәрәкәт – тормыш», «Сәламәт тәндә – сәламәт рух» һәм башка канатлы сүзләрне искә төшерделәр. Чара анда катнашучыларның игътибарын актив яшәү рәвешенә һәм көндәлек тормышта спортның әһәмиятенә юнәлтеп, сәламәтлекне ныгыту өчен дә менә дигән мөмкинлек булды.

Спорт – тормыш нигезе
Спорт – тормыш нигезе
Спорт – тормыш нигезе
Спорт – тормыш нигезе
Спорт – тормыш нигезе
Спорт – тормыш нигезе
Спорт – тормыш нигезе
Спорт – тормыш нигезе
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас