ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Спорт
14 август 2025, 07:40

Балалар сәламәтлеген кайгыртып

Балалар бакчасында ГТОга әзерлек – ул яшьтән үк сәламәтлекне ныгыта һәм спортка мәхәббәт тәрбияли торган мавыктыргыч процесс.

Балалар сәламәтлеген  кайгыртыпБалалар сәламәтлеген  кайгыртып
Балалар сәламәтлеген кайгыртып

Чакмагыш 5нче санлы “Шатлык” балалар бакчасында да бу юнәлештәге эшчәнлекккә җитди игътибар бирелә. Биредә кызлар һәм малайлар йөгерергә, сикерергә, туп ыргытырга һәм уен формасында гади күнегүләр башкарырга өйрәнәләр. Педагоглар, җитезлекне, чыдамлылыкны һәм координацияне үстереп, күңелле эстафеталар, күнегүләр һәм хәрәкәтчән уеннар үткәрәләр. Әти-әниләр дә балаларына ярдәм итеп, аларны уңышка этәрүдә катнаша алалар. Иң мөһиме – җиңү түгел, ә хәрәкәт шатлыгы һәм команда рухы! ГТО нормативларын тапшыруга әзерлек балаларга көчлерәк, ышанычлырак һәм активрак булырга ярдәм итә.

Балалар сәламәтлеген  кайгыртып
Балалар сәламәтлеген  кайгыртып
Балалар сәламәтлеген  кайгыртып
Балалар сәламәтлеген кайгыртып
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас