+24 °С
Яңгыр


«Русия Федерациясендә балачак унъеллыгы» программасын тормышка ашыру чикләрендә Каразирек авылы мәдәният йортында балалар өчен «Халык уеннары көне» үткәрелде. Балалар ярыш дәрте һәм кызыксыну белән халык күңел ачулары дөньясына чумдылар. Һәркем үзенең җитезлеген, тапкырлыгын, көчен һәм зирәклеген күрсәтергә омтылды. Чара барышында алар яңа халык уеннары белән таныштылар һәм таныш заманча уеннар уйнадылар. Беренче карашка гади булып күренгән күңел ачулар кызлар һәм малайларга күңелле һәм кызыклы итеп вакыт уздырырга ярдәм итте.