+24 °С
Яңгыр


22-24 август көннәрендә Октябрьский шәһәрендә 2015-2016 елгы хоккейчылар арасында террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көненә багышланган шайбалы хоккей буенча ачык турнир үткәрелде. Анда Октябрьский, Уфа, Салават, Гай шәһәрләреннән килгән командалар көч сынашты.
Әлеге ярышларда районыбызның “Ястребы” командасы дәрәҗәле беренче урынны яулап кайтты. Кечкенә спортчыларны һәм аларның тәҗрибәле тренерлары Азат Илшат улы Мәҗитовны, Арсен Альберт улы Гайсинны җиңүләре белән котлыйбыз, яңа спорт уңышлары телибез!