ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Спорт
10 сентябрь 2025, 10:55

Волейбол ярышлары һәммәсен берләштерде

Бүген Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә төбәк эчке эшләр органнары вәкилләре арасында зона ярышлары үтте. Анда безнең район һәм Бүздәк, Бакалы, Кушнаренко районнары командалары көч сынашты.

Волейбол ярышлары һәммәсен берләштердеВолейбол ярышлары һәммәсен берләштерде
Волейбол ярышлары һәммәсен берләштерде


Ярышлар башланыр алдыннан биредә җыелучыларны Русия Эчке эшләр министрлыгының Чакмагыш районы буенча бүлек начальнигы урынбасары – шәхси состав белән эшләү буенча төркем җитәкчесе полиция подполковнигы Гөлназ Данил кызы Мәкъсүтова сәламләде. Ул һәммәсен дә саклык чараларын үтәргә чакырып, ярышларның имин үтүен, уңышлар теләде һәм турнирны ачык дип игълан итте.
Волейбол ярышларының судьясы Әлфрит Дамир улы Дәүләтшин волейбол матчларында уен кагыйдәләренең дөрес үтәлеше өчен җавап бирде. Аның төп бурычы – ярышларның гадел барышын тәэмин итү иде.
“Сәламәт тәндә – сәламәт акыл” девизы эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләренә яхшы таныш, чөнки бу һөнәр ияләренә физик яктан да авыр, әхлакый яктан да йөкләнеш зур, шуңа күрә дә ныклы сәламәтлек алар өчен иң беренче урында тора. Спорт ярышлары хезмәттә дә ярдәм итә. Җиңү яулауда катгый күнекмәләр генә түгел, ә эчке эшләр органнары вәкилләре командасының берлеге, татулыгы да зур өлешкә ия. Әнә шул яклары аларны үзара бәйләп тора да инде, бер-береңне аңлау, ярдәм кулы сузу кебек кешенең уңай яклары авыр хезмәтләрендә дә райондашларның тынычлыгына, җәмәгать хәвефсезлегенә бәйле бурычларны бергәләп үтәргә, җиңәргә җиңеллек бирә.
Уеннар бик кызу барды. Беркемнең дә җиңүне кулыннан ычкындырасы килмәде. Бакалы районы командасы вәкилләре үзләрен иң җитезе һәм өлгере итеп танытты. Аларга тиңнәр табылмады. Шулай итеп, Бакалы эчке эшләр бүлеге волейболчылары җиңүче, дип табылды. Бүздәк районы уенчылары икенче, Чакмагыш һәм Кушнаренко районнары командалары 3 урынга лаек булдылар.
Нәтиҗәдә кем җиңүе мөһим дә түгел – мондый дусларча ярышларда берләшеп, күңелле һәм нәтиҗәле вакыт үткәрүләре мөһим. Полиция хезмәткәрләре бар яклап та булдыклылыкларын, спортта та сынатмауларын күрсәттеләр. Мондый дуслык ярышлары уенчылар һәм җанатарлар күңелендә якты хисләр калдыра, үзара тагын да ныграк берләштерә, дуслаштыра, яшьләрдә спортка кызыксыну уята.

Волейбол ярышлары һәммәсен берләштерде
Волейбол ярышлары һәммәсен берләштерде
Волейбол ярышлары һәммәсен берләштерде
Волейбол ярышлары һәммәсен берләштерде
Волейбол ярышлары һәммәсен берләштерде
Волейбол ярышлары һәммәсен берләштерде
Волейбол ярышлары һәммәсен берләштерде
Волейбол ярышлары һәммәсен берләштерде
Волейбол ярышлары һәммәсен берләштерде
Волейбол ярышлары һәммәсен берләштерде
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас