ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Спорт
15 сентябрь 2025, 06:55

“Беренче”ләр сынатмый

9-13 сентябрендә Благовещен шәһәрендә 2012 елда туган егетләр һәм кызлар арасында республиканың иң көчле баскетбол командалары исеме өчен көрәш башланды.

“Беренче”ләр сынатмый“Беренче”ләр сынатмый
“Беренче”ләр сынатмый


Әлеге ярышлар Чакмагыш беренче урта мәктәбенең спортчылары тормышында зур вакыйга булды.
Республика беренчелегендә Белорет, Салават, Чакмагыш һәм Учалыдан килгән командалар катнашты. Кубок медальләр һәм бәяләп бетергесез тәҗрибә өчен көрәштә Чакмагыш беренче урта мәктәбенең тренер-укытучысы Илсөяр Өлфәт кызы Басыйрова җитәкчелегендәге “Буревестник” баскетбол командасы республика беренчелеге призеры булды. Котлыйбыз!

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас