ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Спорт
21 сентябрь 2025, 12:50

Ике көн дәвамында кызу уеннар барды

Бүген безнең өсте ябулы «Чакмагыш-Арена» боз шугалагында ике көн дәвамында барган 2025/2026 елгы сезонның 12 яшькә кадәрге (2014 елда туган) егетләр арасында шайбалы хоккей буенча Идел буе федераль округы беренчелегенә мөһим һәм мавыктыргыч матчлар тәмамланды.

Ике көн дәвамында кызу уеннар бардыИке көн дәвамында кызу уеннар барды
Ике көн дәвамында кызу уеннар барды

Боз өстендә безнең "Ястребы" һәм Тольятти шәһәреннән килгән лаеклы һәм көчле "Лада" хоккейчылар командасы очрашты. Кызганычка каршы, бу юлы уңыш көндәшләр командасына елмайды. Беренче көнне уеннар 8:5 исәбе белән тәмамланса, бүген исә исәп 5:3 булды. Алда әле безнең яшь хоккейчыларыбызны тагын да мавыктыргыч уеннар көтә. Алар анда көч һәм куәтләрен күрсәтерләр һәм зур җиңүләргә ирешерләр, дигән ышанычта калабыз.

Ике көн дәвамында кызу уеннар барды
Ике көн дәвамында кызу уеннар барды
Ике көн дәвамында кызу уеннар барды
Ике көн дәвамында кызу уеннар барды
Ике көн дәвамында кызу уеннар барды
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас