ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Спорт
22 сентябрь 2025, 05:20

Бокс – көчле рухлылар спорты

Бокс спорты – көчле рухлылар өчен, ул ихтыяр көчен арттыра, характерны ныгыта, диләр.

Бокс – көчле рухлылар спортыБокс – көчле рухлылар спорты
Бокс – көчле рухлылар спорты

Чыннан да, бу спорт төре белән шөгыльләнү өчен балада көчле рух булырга тиеш, дип саный тренерлар. Спортның әлеге төре Башкортостан Республикасында шактый югары дәрәҗәдә үсеш алган. Агымдагы елның май аена алынган мәгълуматлар буенча, бокс белән республикабызның 40 шәһәр һәм районнарында 9 меңнән артык кеше шөгыльләнә.
Безнең районда да спортның бокс төре популярлык яулап өлгерде. 16 ел дәвамында районда Илгиз Габделхәй улы Ибраһимов җитәкчелегендәге “Чыңгыз” боксчылар клубы уңышлы эшчәнлек итә. Моңа кадәр яшь боксчылар Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнсә, ике ел элек алар Башкорстан аграр-технология колледжының районыбыздагы филиалының иркен залына күчеп шөгыльләнә башлады. Бүгенге көнгә биредә 7 яшьтән алып 16 яшькә кадәр 18 бала бокс белән шөгыльләнә, аларның өчесе – кызлар. Элеккеге хәрби кеше булганлыктан, Илгиз Габделхәй улы үз укучыларын кечкенәдән ныклы, чыдам, көчле итеп тәрбияли. Хәер, бу спорт төре белән шөгыльләнгәндә башкача була да алмый торгандыр. Балаларның төрле ярышларда катнашуы ихтыяр һәм физик көчне арттыруга ныклы җирлек булып тора. Аның кул астында шөгыльләнүче тәрбияләнүчеләр үзләрен оста спортчы итеп танытты. Алар даими рәвештә югары казанышларга ирешеп, районыбыз данын республика, ил күләмендә яклап торалар.
“Бокс белән шөгыльләнгән бала һәрьяклы үсеш ала. Беренче чиратта, ул чыдамлык, көч, җитезлек, хәрәкәт координациясе, хезмәт сөючәнлек һәм, әлбәттә инде, дисциплина тәрбияли. Иң мөһиме, намуслы булырга, яшен тизлегендә дөрес карарлар кабул итәргә, үз-үзеңне һәм көчсезрәк дусларыңны, гаилә әгъзаларыңны якларга өйрәтә. Бокс белән шөгыльләнергә теләге булган балаларны безнең Чакмагыш авылында Башкортстан аграр-технология колледжының районыбыздагы филиалының бинасында урнашкан “Чыңгыз” клубында көтеп калам. Балагыз көчле һәм җитез булсын дисәгез, аны боксчылар түгәрәгенә бирегез”, – дигән киңәшләрен җиткерде әти-әниләргә Илгиз Габделхәй улы.
“Чыңгыз” боксчылар клубының эшләү дәверендә шактый спорт мастерлыгына кандидатлар әзерләнде. Районыбыз боксчылары төрле зур ярышларда катнашып, чемпионнар булды. Әлеге клубның даны районыбызда гына түгел, республика һәм Русия күләмендә дә киң таралган. Бокс белән шөгыльләнүче егетләр Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләрендә үткән ярышларда чемпион исемен яулый. “Алма агачыннан ерак төшми”, – диләр. Илгиз Габделхәй улының улы Чыңгыз да Башкортстан Республикасы чемпионаты призеры булды. Ул хәзер Башкортстан Республикасы җыелма командасы составында.

Әйткәндәй, 26 сентябрьдә Уфада Халыкара бокс ассоциациясе президенты Умар Кремлев һәм Русия Бокс федерациясе ярдәмендә оештырылачак киңкүләмле “IBA.PRO 9” турниры узачак. Бу спорт чарасында башкорт боксы йолдызлары Артур Собханкулов, Азалия Әминева һәм Данис Габдрәфыйков аерым игътибар үзәгендә булачак. “Чыңгыз” боксчылар клубы җитәкчесе һәм тренеры Илгиз Габделхәй улы Ибраһимов белдерүенчә, безнең район боксчылары да әлеге зур вакыйгага шаһит булу бәхетенә ия булачак.
“26 сентябрьдә безнең районнан 30га якын бала әти-әниләре белән «IBA.PRO 9» турнирына башкорт боксчылары өчен җанатарга барачак. Бокс белән шөгыльләнүче балалар өчен анда бару бик кирәк, дип уйлыйм, чөнки бу турнир республика өчен мөһим вакыйга булачак. Бу чара башкорт спортчыларының югары әзерлек дәрәҗәсен күрсәтеп кенә калмыйча, бокска шәхеснең һәрьяклап үсешенә ярдәм итүче спорт төре буларак игътибарны җәлеп итәргә ярдәм итәчәк. Профессиональ бокс белән танышу, әлеге зур спорт чарасын үз күзләре белән барып күрү – булачак боксчылар өчен бик файдалы һәм кызыклы булыр, дип уйлыйм”, – ди бокс буенча югары категорияле тренер Илгиз Габделхәй улы Ибраһимов.

Бокс – көчле рухлылар спорты
Бокс – көчле рухлылар спорты
Бокс – көчле рухлылар спорты
Бокс – көчле рухлылар спорты
Бокс – көчле рухлылар спорты
Бокс – көчле рухлылар спорты
Бокс – көчле рухлылар спорты
Бокс – көчле рухлылар спорты
Бокс – көчле рухлылар спорты
Бокс – көчле рухлылар спорты
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас