+28 °С
Болытлы


Республика ярышларына Ишембай, Октябрьский, Мәләвез, Дүртөйле, Уфа, "Агыйдел" үзәге, Кушнаренко, Чакмагыш, Дүртөйле һәм Благовар районнарыннан иң көчле командалар җыелды. Безнең район данын Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе тренер-укытучысы Радим Вил улы Хаҗиев җитәкчелегендәге җыелма команда яклады.
Ярышлар йомгаклары буенча безнең спортчыларыбыз Ильяс Солтанов 1 урын, Александр Мыльников 3 урын яуладылар. Балаларны җиңүләре белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез.