ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Спорт
2 октябрь 2025, 11:05

Безнең баскетболчы кызлар булдыра!

Баскетбол – яшьләр арасында элек-электән яратып кабул ителгән уеннарның берсе. Бу уенны егетләр генә түгел, ә кызлар да бик яратып уйный.

Безнең баскетболчы кызлар булдыра!Безнең баскетболчы кызлар булдыра!
Безнең баскетболчы кызлар булдыра!


Бүген Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә 2008 елда туган һәм аннан кечерәк яшьләрдәге кызлар арасында баскетбол буенча ачык турнир узды. Әлеге спорт чарасы Русиядә Донецк һәм Луганск Халык Республикалары, Херсон һәм Запорожье өлкәләре белән берләшү көненә багышланды. Ярышларда Уфа, Кушнаренко һәм безнең Чакмагыш районнары җыелма командалары катнашты.
Баскетболчы кызлар бер-берсе белән көч сынашып, җиңүгә омтылдылар. Уеннар барышында алар җитезлек, тизлек, чыдамлылык һәм команда рухын күрсәттеләр.
Кызлар арасында барган киеренке ярыш нәтиҗәсендә урыннар түбәндәгечә билгеләнде:
1нче урын – Чакмагыш районы, 2нче урын – Кушнаренко районы, 3нче урын –Уфа районы командаларында булды.
Турнирның иң яхшы уенчылары түбәндәге номинацияләрдә билгеләнде:
“Иң яхшы сакчы” – Софина Бариева (Кушнаренко районы), “Иң яхшы һөҗүмче” – Ләйлә Вәлиева (Чакмагыш районы), “Иң яхшы уенчы” – Розалия Усманова (Уфа районы).
Турнирда җиңүчеләр медальләр һәм грамоталар белән бүләкләнделәр. Афәрин! Җиңүчеләрне котлыйбыз. Киләчәктә дә җиңүләрегез күп булсын!

Безнең баскетболчы кызлар булдыра!
Безнең баскетболчы кызлар булдыра!
Безнең баскетболчы кызлар булдыра!
Безнең баскетболчы кызлар булдыра!
Безнең баскетболчы кызлар булдыра!
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас