

Шундый яңа объектларның берсе – Чакмагышның Гаилә ялы паркы территориясендәге спорт зонасында урнашкан скейт-мәйданчык. Ул “Торак һәм шәһәр мохите” гомумдәүләт проектының “Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру” федераль программасы чикләрендә төзелде. Мондый гомумдәүләт проектлары – ил, республика һәм туган районыбызның алга китеше өчен зур мөмкинлекләр ача, төбәктә яшәүче халыкның тормышын тагын да уңайлырак, иминрәк итүгә булыша. Яңа ачылган скейт-мәйданчык район яшьләрен, балаларны һәм үсмерләрне спортка, сәламәт тормыш рәвешенә җәлеп итү, ял вакытларын мөмкин кадәр файдалырак, күңеллерәк итү максаты белән булдырылды. Тәүдә районның 120 волонтеры райондашлар белән әңгәмәләшеп, шушы мәйданчык төзелешенә карата фикерләрен сорадылар. 7500 якташыбыз бу тәкъдимне хуплаганнан соң җаваплылыгы чикләнгән “РефСтройПроект” җәмгыяте хезмәткәрләре көче белән шушы яңа спорт зонасы эшләнде. Скейт-мәйданчыкны ачу тантанасында муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, Башкортстан Республикасының сәүдә һәм хезмәтләр министрының беренче урынбасары Василий Геннадьевич Таболин, маниципаль район хакимияте башлыгы урынбасарлары, район оешма-учреждениеләре җитәкчеләре Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе вәкилләре, район халкы, яшьләр, балалар һәм үсмерләр катнашты. (Бу хакта тулырак “Игенче” гәзитенең алдагы санында укырга була).