

Чара дәвамында ату тирында күтәренке кәеф һәм киеренке ярышлар рухы, спорт дәрте хөкем сөрде. Винтовкадан ату күнекмәләре төгәллек, ихтыяр көче, үз-үзеңә ышану сыйфатлары тәрбияли. Аеруча яшь буын вәкилләре, армиягә барырга әзерләнүче егетләр өчен мөһим бу.
Укучылар пневматик винтовкадан ату буенча үзләренең әзерлеген күрсәтте, яхшы күрсәткечләргә ирешү өчен бар белемнәрен һәм осталыкларын салып, җиңүгә омтылды.
Ярыш йомгаклары буенча гомумкоманда исәбендә Иске Калмаш урта мәктәбе командасы 1нче урынны яулады. Имәнлекул урта мәктәбе командасы – 2нче, ә Рапат урта мәктәбе командасы 3нче урын алды.
Шәхси исәптә исә егетләр арасында Нияз Шакиров (Иске Калмаш) 1нче , Ильяс Салихов (Рәҗәп) 2нче, Денис Сәитов (Иске Бәшир) 3нче урыннарга лаек булдылар. Кызлар арасында 1нче урынга Карина Акмалова (Иске Калмаш), 2нче урынга Ангелина Гыйззатова (Имәнлекул), 3нче урынга Радалина Гайсина чыктылар.