+22 °С
Яңгыр


Чакмагыш беренче урта мәктәбенең «Буревестник» командасының 2012 елгы уенчылары, ярышта югары дәрәҗә күрсәтте. Ярымфиналда «Буревестник» Югары Татышлы командасына гына оттырды һәм лиганың бронза медальләрен яулады. Турнирда Борай, Караидел, Дуван, Кушнаренко, Тәтешле, Чакмагыш районнарыннан һәм Яңавыл шәһәреннән командалар катнашты. Турнирның иң яхшы уенчысы дип Корбанова Эвелина танылды. Тренер-укытучы Ильсөяр Өлфәт кыз Басыйроны һәм команданы яхшы нәтиҗәләргә ирешүләре белән котлыйбыз!