ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Спорт
3 ноябрь 2025, 08:55

Хоккей - тәвәккәлләр уены

Районыбызда бәйрәм яллары спорт ярышларына бай булды.

1-2 ноябрь көннәрендә "Чакмагыш-Арена" шугалагы бозында җиңү өчен киеренке алышлар барды. Бу көннәрдә "Ястребы" командасының яшь хоккейчылары Идел буе федераль округы Кубогы ярышлары чикләрендә үз бозында иң көчле көндәшләренең берсе булган Казанның "Ак Барс" командасы белән уеннар үткәрде. Яшь райондашларыбыз җиңүгә омтылышлары белән аерылып торса да, бу уеннарда уңыш каршы як командасы уенчыларына елмайды. Алда әле "Ястребы" командасын күп җиңүләр көтүенә ныклы ышанабыз. Тәүге бәйрәм ялы көнендә "Чакмагыш-Арена" бозында районыбызның "Трактор" хоккей командасы Төнге хоккей лигасы чикләрендә Уфаның "Шурави" командасы уенчылары белән көч сынашты. Күпчелек хоккейчылары Чакмагышның легендар тренеры Ф.А.Гыймаев җитәкчелегендә күнегүләр үтеп, осталыкка ирешкән якташларыбыз командасы чираттагы тапкыр районның хоккей данынын лаеклы яклады һәм көндәшләрен 7:1 исәбе белән кыйратты. Бу юлы команда составында муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев та уйнады. "Трактор" спортчыларын бу җиңүләре белән ихлас котлыйбыз һәм артабан да тик уңышлар гына юлдаш булуын телибез.

Хоккей - тәвәккәлләр уены
Хоккей - тәвәккәлләр уены
Хоккей - тәвәккәлләр уены
Хоккей - тәвәккәлләр уены
Хоккей - тәвәккәлләр уены
Хоккей - тәвәккәлләр уены
Хоккей - тәвәккәлләр уены
Хоккей - тәвәккәлләр уены
Автор:Рәзилә Арсланова
Читайте нас