1 ноябрьдә көнне Уфа шәһәрендә балалар һәм яшүсмерләр арасында панкратион буенча республика турниры узды. Ярышларда 20 команда, барлыгы 250 дән артык катнашучы җыелды.
11 райондашыбыз призлы урын яулаган
Чакмагыштан 19 бала район йөзен яклагаң, шуларның 11е призлы урыннар яулаган. Җиңүчеләр һәм аларның тренерлары Антон Ковалевны котлыйбыз, яңа уңышлар телибез!