ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Спорт
6 ноябрь 2025, 10:00

8 медаль яуладылар

31 октябрь-1 ноябрь көннәрендә Татарстан Республикасының Азнакай шәһәренең «Чатыр-тау Арена» универсаль спорт залында Халыкара категорияле хөкемдар Зиннур Зәйнетдин улы Әбдрәшитов истәлегенә багышланган бокс буенча IV турнир узды.

8 медаль яуладылар8 медаль яуладылар
8 медаль яуладылар


Ярышны ачу тантанасында Азнакай муниципаль районы башлыгы урынбасары Айдар Фәндәс улы Хәлиуллин, бокс буенча СССРның халыкара класслы спорт мастеры Фоат Әгрәф улы Гатин, бокс буенча Русиянең халыкара класслы спорт мастеры Нияз Нургали улы Фәйзуллин, Зиннур Зәйнетдин улы Әбдрәшитовның тормыш иптәше Мөсфирә Габдулла кызы һәм туганнары катнашты.
Анда 14 командада һәм 150 боксчы катнашты. Спортчылар Азнакай, Җәлил, Нурлат, Бакалы, Бөгелмә, Кама Аланы, Әлмәт, Ютазы, Чакмагыш, Карабаш, Алабуга, Чирмешән, Кандра һәм Лениногорсктан килгән иде.
Бу дәрәҗәле чарада районыбызның Илгиз Габделхәй улы Ибраһимов җитәкчелегендәге “Чыңгыз” боксчылар клубы спортчылары катнашып, район йөзен яклады.
Чакмагыштан 8 спортчы үз авырлык категорияләрендә җиңүче булды: Әмир Хәбиров, Раян Исламов (беренче урын), Тимур Хәкимов, Сәмир Фазлыев, Руслан Кәдяров, Әмин Бәһәветдинов (икенче урын), Наил Хәликов, Радмир Хәбибшин (өченче урын) яуладылар.
Турнирның җиңүчеләре һәм призерлары грамоталар, медальләр, кубоклар һәм акчалата премияләр белән бүләкләнделәр.
Илгиз Габделхәй улы ярышларга барып катнашуда ярдәм иткән ата-аналар: Илнур Хәкимов, Илсур Хәликов, Лилия Бәһәветдинова, Регина Хәбибшина, Регина һәм Ринат Хәбировларга рәхмәт җиткерә.
Районыбызның “Чыңгыз” боксчылар клубы ярышларда елдан-ел уңыш яулап, югары дәрәҗәләргә ирешә. Киләчәктә дә аларга уңышлар теләп калабыз! Әфарин!

8 медаль яуладылар
8 медаль яуладылар
8 медаль яуладылар
8 медаль яуладылар
8 медаль яуладылар
8 медаль яуладылар
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас