ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Спорт
7 ноябрь 2025, 09:50

Безнекеләр сынатмый!

Уфа спорт сараенда Башкортстан һәм Кытайның яшь хоккейчылары арасында “Дуслык уеннары” чикләрендә иптәшләрчә матчлар узды. Ярышларда ике җыелма команда: Башкортстан Республикасыннан «Ледяные пчелы» һәм Кытай Халык Республикасыннан Сычуань провинциясе командалары көч сынашты

Безнекеләр сынатмый!Безнекеләр сынатмый!
Безнекеләр сынатмый!

Ярышлар ике яшь категориясе вәкилләре – 15 һәм 18 яшькә кадәрге кызлар өчен оештырылды. Кече төркемдә ике очрашуда да Кытай спортчылары җиңү яулады. Өлкән яшьтәгеләр арасында командалар бертигез һәм мавыктыргыч көрәш күрсәтеп, безнең республика командасы җиңүгә лаек булды. Уенчыларны һәм тренерларны бу искиткеч җиңү белән котлыйбыз! Ә иң мөһиме – Башкортстан җыелма командасының иң яхшы уенчысы – капкачы, Чакмагыш гимназиясенең 9Б сыйныфы укучысы Гөлдәр Гыйлемханованы котлыйбыз. Афәрин, Гөлдәр, син – районыбыз һәм Чакмагыш гимназиясенең горурлыгы!
Сезнең киләчәк казанышларыгыз шулай ук якты һәм истә калырлык булсын. Без районыбыз спортчыларына шул ук рухта шөгыльләнүләрен дәвам итүләрен һәм яңа биеклекләргә ирешүләрен телибез. Талантыгыз, үҗәтлегегез һәм уенга һәвәслегегез олы мактауга лаек. Ә без исә Олимпияда медальләрен көтәбез!
Чара тамашачыларда зур кызыксыну уятты. Спорт сарае трибуналары шыгрым тулы диярлек иде. Мондый спорт бәйгеләрен уздыру халыкара элемтәләрне ныгыта һәм Русия белән Кытай арасында мәдәни аралашуның үсешенә ярдәм итә.

Фотолар “Бәйләнештә” социаль челтәренең “Чакмагыш гимназиясе” төркеме сәхифәсеннән алынды.

Безнекеләр сынатмый!
Безнекеләр сынатмый!
Безнекеләр сынатмый!
Безнекеләр сынатмый!
Безнекеләр сынатмый!
Безнекеләр сынатмый!
Безнекеләр сынатмый!
Безнекеләр сынатмый!
Безнекеләр сынатмый!
Безнекеләр сынатмый!
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас