+24 °С
Яңгыр


Көмеш лигадагы ярышлар нәтиҗәләре буенча Безнең Чакмагыш балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең 2016 елда туган яшь футболчылары 3нче урынны яуладылар. Алар өчен бу беренче ярыш тәҗрибәсе булды. Балаларны һәм аларның тренер-укытучысы Рөстәм Роберт улы Суховны яхшы нәтиҗәләр белән котлыйбыз. Киләчәктә дә аларга яңа җиңүләр, спорт казанышлары, яңадан-яңа биеклекләр яулауларын телибез.