Бүгенге көндә “Чыңгыз” боксчылар клубында 120 дән артык бала шөгыльләнә. Алар арасында 7-16 яшьлек кызлар-егетләр бар. “Чыңгыз” боксчылар клубы даны районда гына түгел, республика һәм Русия күләмендә дә киң таралган. Егетләр Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләрендә үткән ярышларда чемпион исемен яулый.
“Чыңгыз” боксчылар клубына якты һәм иркен зал бирелде – спортчылар Башкорстан аграр-технология колледжының районыбыздагы филиалы залында шөгыльләнә. Безгә егетләрнең барлык шартлары булган иркен залда үткәрелгән тренировкаларын күзәтергә насыйп булды. Чемпион егетләр белән бераз әңгәмәләшеп тә алдык. Данил Йосыпов бокс белән җиде елдан артык шөгыльләнә, район күләмендә уздырылган ярышларда дүрт тапкыр чемпион исемен яулый. Айнур Мөстафин: “Мин “Чыңгыз” боксчылар клубына дүртенче ел йөрим. Рингта көч сынашуга нигезләнгән спорт төре мина өстәмә көч бирә”, – ди ул.
“Безнең клуб егетләренә яраткан спорт төрләре белән шөгыльләнергә мөмкинлек биргән өчен муниципаль район хакимияте җитәкчелегенә, район хакимиятенең мәгариф бүлегенә һәм барлык ата-аналарга рәхмәтлемен”, – ди Илгиз Габделхәй улы.
31 октябрь-1 ноябрь көннәрендә Татарстан Республикасының Азнакай шәһәренең «Чатыртау - Арена» универсаль спорт залында Халыкара категорияле хөкемдар Зиннур Зәйнетдин улы Әбдрәшитов истәлегенә багышланган бокс буенча IV турнир узды.
Ярышны ачу тантанасында Азнакай муниципаль районы хакимияте башлыгы урынбасары Айдар Фәндәс улы Хәлиуллин, бокс буенча СССРның халыкара класслы спорт мастеры Фоат Әгърәф улы Гатин, бокс буенча Русиянең халыкара класслы спорт мастеры Нияз Нургали улы Фәйзуллин, Зиннур Зәйнетдин улы Әбдрәшитовның тормыш иптәше Мөсфирә Габдулла кызы һәм туганнары катнашты.
Анда барлыгы 14 команда һәм 150 боксчы катнашты. Спортчылар Татарстанның Азнакай, Җәлил, Нурлат, Бөгелмә, Кама Аланы, Әлмәт, Ютазы, Карабаш, Алабуга, Чирмешән һәм Лениногорск шәһәреннән, Башкортстанның чикләгән Бакалы һәм Чакмагыш районнарыннан, Туймазы районы Кандра посёлогыннан килгән иде.
Бу дәрәҗәле чарада районыбызның Илгиз Габделхәй улы Ибраһимов җитәкчелегендәге “Чыңгыз” боксчылар клубы спортчылары катнашып, район йөзен яклады.
Чакмагыштан үз авырлык категорияләрендә Әмир Хәбиров, Раян Исламов (беренче урын), Тимур Хәкимов, Самир Фазлыев, Руслан Кадыйров, Әмин Баһаветдинов (икенче урын), Наил Халиков, Радмир Хәбибшин (өченче урын) җиңүле урыннар яуладылар.
Турнирның җиңүчеләре һәм призерлары грамоталар, медальләр, кубоклар һәм акчалата премияләр белән бүләкләнделәр.
Илгиз Габделхәй улы ярышларга катнашуда ярдәм иткән ата-аналар Илнур Хәкимов, Илсур Халиков, Лилия Баһаветдинова, Регина Хәбибшина, Регина һәм Ринат Хәбировларны рәхмәт сүзләре белән телгә алды.
Районыбызның “Чыңгыз” боксчылар клубы ярышларда елдан-ел уңыш яулап, югары дәрәҗәләргә ирешә. Киләчәктә дә аларга уңышлар теләп калабыз! Афәрин!
Башкортстан республикасында спорт актив үсештә, районыбызда бокс белән шөгыльләнү өчен менә дигән мөмкинлекләр барю Әлеге спорт төре үсеп килүче буында сәламәт гадәтләр формалаштырырга ярдәм итә.
Өстәп шуны да әйтергә кирәк, 27 ноябрьдән 7 декабрьгә кадәр Уфадагы көрәш сараенда хатын-кызлар арасында бокс буенча Русия чемпионаты узачак.