-18 °С
Болытлы
Ярышларда Илеш, Краснокама, Бакалы, Шаран, Туймазы, Кушнаренко һәм Чакмагыш районнарыннан җиде кызлар командасы катнашты. Уен нәтиҗәләре буенча Чакмагыш беренче урта мәктәбенең баскеболчы кызлар командасы икенче урынны алды һәм финалга чыкты. Финал ярышлары гыйнварда Борай арайонында узачак. Команда һәм аларның тәҗрибәле тренерлары Илсөяр Өлфәт кызы Басыйрованы уңышлы чыгышлары белән котлыйбыз һәм аларга алга таба җиңүләр телибез!