-4 °С
Болытлы
Ярышларда Кушнаренко, Илеш, Краснокама, Шаран районнарыннан һәм Чакмагыш беренче урта мәктәбеннән «Буревестник» командасының 2013 елгы һәм кечерәк кызлары катнашты.
«Буревестник» спорт командасының төп составы баскетбол белән бу уку елында гына шөгыльләнә башлауга карамастан, кызлар бик яхшы уен күрсәттеләр. Алар ярышларны ышанычлы башладылар һәм өч команданы җиңделәр. Әмма Илеш районы спортчылары җитди көндәшләр булып чыкты – чакмагышлылар алардан нибары ике баллга гына калышты. Тырышлык һәм бердәмлек нәтиҗәсендә яшь баскетболчылар икенче урын алдылар һәм финалга чыктылар. Котлыйбыз!
Финал ярышлары февраль аенда Борай районында узачак.