Кышкы сезонның ачылуы Иске Калмашта матур вакыйга – киез итекләрдәге хоккей турниры белән башланып китте. Бу күңелле бәйрәм артында кем тора соң? Әлбәттә, Иске Калмаш авылының тиңдәшсез авыл старостасы һәм биләмә Советы депутаты Илфат Хаҗиев. Нәкъ менә аның армый-талмый эшләве, туган ягын сөюе һәи кайгыртуы, ярдәм итүе аркасында Иске Калмаштагы боз шугалагы кыш көннәрендә актив ял итәргә яратучыларны кабул итәргә әзер булып үзгәрде. Бу боздагы могҗизаны булдырырга ярдәм иткән оста куллы Радик Сакаевның керткән өлешен дә билгеләп үтү мөһим. Шулай ук хөрмәтле иганәчеләр Фларит Макулов, Рөстәм Фазлыйәхмәтов һәм Рәфил Вәлиевкә дә бик тә рәхмәтле авылдашлары.
Турнир бик шәп, күтәренке рухта узды. Киез итекләрдә хоккей – уен гына түгел, ул авылдашларның бердәмлеге, сәламәт яшәү рәвеше һәм туган җиргә мәхәббәте символы да.
Илфат Хаҗиев, Радик Сакаев һәм бөтен команда тырышлыгы белән катырылган боз шугалагы Иске Камашның һәр кешесе өчен матур кышкы әкиятнең башы булсын! Балаларның шатлыгыннан, саф һавадан, авылдашларның бердәмлегеннән дә яхшырак нәрсә бар? Әлеге турнир озак еллар дәвамында барлык искекалмашлыларны да берләштереп, күркәм традиция булып яшәвен дәвам итәр, дигән ышанычта калабыз.