Барлык яңалыклар
Спорт
30 декабрь 2025, 20:05

Сәламәт тормыш рәвешен үз итеп

Үткән шимбәдә сәламәт яшәү рәвешен һәм чаңгы спортын үз итүче төрле яшьтәге якташлар “Карагай” чаңгы базасында җыелды.

Сәламәт тормыш рәвешен үз итеп
Сәламәт тормыш рәвешен үз итеп

Биредә район җирлегендә 2025-206 елгы чаңгы сезонын ачуга багышланган чаңгы ярышлары үтте. Ярышларда авыл биләмәләрендә һәм район үзәгендә эшчәнлек алып баручы оешма учреждениеләре хезмәткәрләре, мәктәпләр укучылары катнашты. Шулай ук көтеп алынганбу чарала районыбызның спорт ветераннары да катнашып, үз көчләрен сынап карады. “Карагай” базасында җыелучыларны муниципаль район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова сәламләде һәм ярышларда уңышлар теләде, яңа 2026 ел белән котлап, җылы теләкләр җиткерде. Ярышлар дәвамында чаңгычылар яшь төркемнәре буенча бүленеп, төрле озынлыктагы дистанцияләрне үттеләр. Аларның һәркайсы буенча финиш сызыгын тәүгеләрдән булып кисеп үткән җиңүчеләр һәм призерлар билгеләнде, аларга Мактау грамоталары һәм медальләр тапшырылды. Чараны Яшьләр эшләре, физкультура һәм спорт буенча комитет, Яшьләр үзәге белгечләре һәм Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе тренер-укытучылары оештырып үткәрде. Бу көнне ярышларда безнең җирлектән генә түгел, күрше Дүртөйле районыннан да чаңгычылар катнашты. Гыйззәтовлар гаиләсе “Карагай” базасында үткән ярышларда инде дүртенче сезон катнаша. Табигатьнең күркәм урынында үткән бу ярышлар һәр вакыт югары дәрәҗәдә оештырылуы белән җәлеп итә диде әңгәмә барышында гаилә башлыгы.

Сәламәт тормыш рәвешен үз итеп
Сәламәт тормыш рәвешен үз итеп
Сәламәт тормыш рәвешен үз итеп
Сәламәт тормыш рәвешен үз итеп
Сәламәт тормыш рәвешен үз итеп
Сәламәт тормыш рәвешен үз итеп
Сәламәт тормыш рәвешен үз итеп
Автор: Рәзилә Арсланова
Читайте нас