-26 °С
Болытлы
Бүген дә сәламәт яшәү ягында булган чакмагышлылар "Вәгъдәләр йөгереше" акциясенә актив кушылды. Яңа елның беренче көне Гаилә ялы паркы территориясендә оештырылган шушы үзенчәлекле, актив һәм күңелле чарадан башланды. Анда катнашучылар үзләренең тизлекләрен һәм вакытка үз спорт мөмкинлекләрен күрсәтүне максат итеп куймады. Алар хәтта финишка таба түгел, ә үз теләкләрен үтәргә йөгерде. Марафончылар күкрәк санына 2026 елга үз теләкләрен язды һәм үз хыялларына таба ышанычлы адымнар ясап, дистанцияне йөгереп узды.