Аны район хакимиятенең Яшьләр эшләре, физкультура һәм спорт комитеты һәм Яшьләр үзәге хезмәткәрләре оештырды. Чарада шушы спорт төрен үз итүче төрле яшьтәге райондашларыбыз катнашты. Аларга күрше Шаран районы вәкилләре ды кушылды. Әлеге чара җирлегебезнең тәҗрибәле чаңгычыларын да, бу спорт төрендә тәүге адымнарын ясаган балаларны һәм яшьләрне дә җәлеп итте. Йөрештә катнашучыларны сәламләп, район хакимиятенең Яшьләр эшләре, физкультура һәм спорт комитеты җитәкчесе Регина Рифат кызы Маликова алдагы кышкы айлар дәвамында оештырылачак чаңгы ярышлары турында хәбәр итеп, аларда да актив катнашырга чакырды һәм шушы чарага кушылган спортчыларга уңышлар теләде. Йөреш ахырында трассаны үтеп килгән райондашларга һәм җирлегебез кунакларына кечкенә истәлекле бүләкләр тапшырылды. Яшь райондашларыбыз Ригнат һәм Анжела Габделхаковлар да монда еш булалар икән. Бу кышкы каникул көннәрен дә саф һавада чаңгыда йөреп үткәргәннәр. "Ригнат 4нче класстан ук шушы спорт төре белән яратып шөгыльләнә", – ди әнисе Рәмилә Флүт кызы. Чакмагыш гимназиясен тәмамалап, шәһәрдәге уку йортында электрик һөнәрен үзләштерүче якташыбыз спортны үз итүе белән гимназиянең 9 сыйныфында белем алучы сеңлесе Анжелага да үрнәк булып тора. Бу көнне дә "Карагай" базасына гаиләләре белән килгәннәр, чаңгы йөрешенә дә кушылдылар. Шаран районыннан килгән кунаклар да: "Монда чаңгыда йөрергә күңелле, трасса нык әйбәт. Шуңа да еш килеп, биредә шуарга тырышабыз", – диделәр. Әйткәндәй, чарада катнашучыларның барысы да "Карагай" базасындагы трассаның аеруча уңышлы булуын билгеләп, чарадан яхшы кәеф, күңел күтәренкелеге алуларын билгеләделәр. Кышкы көн яхшы һава торышы белән сөендерде: җиңелчә салкын һәм кояш нурларында җемелдәгән ак кар бөртекләре күңелгә канәгатьлек һәм сөенеч хисләре бүләк итте. Калын ак юрган ябынып тирән йокыга талган урман күренешенә сокланып, саф һава сулап чаңгыда йөреп килү исә үзе үк уңай кәеф атмосферасын булдырды. Райондашлар күптән үз иткән трассада якташларны уртак мавыгу, сәламәтлеккә булышлык итүче шушы спорт төрен үз итү, команда рухы берләштерде. Бу чара һәркемгә үз көчләрен сынап карарга, кышкы урман пейзажына сокланырга һәм үзара күңелле аралашуга мөмкинлек ачып, яңа елны актив һәм күңелле итеп башларга булышлык итте.