Бу көннәргә спорт бәйгеләре календаренда "Чакмагыш-Арена" шугалагында күп санлы хоккей ярышлары билгеләнгән. Аларның тәүгесе бүген үтте. 9 гыйнвар көнендә Чакмагыш бозында Төнге хоккей лигасының Өмет лигасы чикләрендә районыбызның "Трактор" командасы яшь хоккейчылары Уфаның "Металлург" командасы уенчылары белән очрашып, көч сынашты. Ике лаеклы көндәш команда арасында барган көрәш киеренке булды. Ике команда хоккейчылары да җиңүгә омтылышлары көчле булуын исбатлап, каршы як капкасына гол кертергә омтылды, бердәм команда рухын, осталыкларын расладың. Әмма һәр ярышның үз җиңүчесе була. Бу юлы уңыш районыбыз кунаклары ягында булды. Якташ хокейчыларыбыз алдагы бәйгеләрдә үз өстенлекләрен расларлар дип ныклы ышанабыз, алар өчен җан атабыз. Ә инде хоккей спортын үз итүче райондашларны 10 һәм 11нче гыйнвар көннәрендә үтәчәк боз алышларының шаһиты булырга, якташ хоккейчыларга көч биреп, аларны хуплап торырга чакырабыз. Алдагы ике көндә районыбызның 12 яшькәчә спортчыларын берләштергән "Ястребы" командасы Идел буе федераль округы беренчелеге чикләрендә Арчаның "Тулпар" командасы хоккейчыларын кабул итәчәк. Матчлар 11.00 сәгатьтә башлана. 10 гыйнварда "Трактор" командасының 50 яшьтән өлкәнрәк хоккейчыларны берләштергән составы Стәрлетамакның "Орлан" командасы уенчылары белән көч сынашачак. Ярыш 13.00 сәгатьтә башлана. 11 гыйнварда "Трактор"ның 18 яшьтән өлкәнрәк якташларны берләштергән командасы Өмет лигасы чикләрендә Уфа хоккейчылары белән уен үткәрәчәк. Бу матч 14.00 сәгатьтә башлана. Сезне бу көннәрдә "Чакмагыш-Арена" шугалагында көтәбез!