Яңа елның озын яллары мавыктыргыч боз алышлары белән тәмамлана. Төнге хоккей лигасы чикләрендә бүген "Чакмагыш-Арена" шугалагында "Трактор" командасының 50 яшьтән өлкәнрәк уенчылары үз бозында Стәрлетамакның "Орлан" командасы спортчылары белән очрашты. Көчле хоккейчыларны берләштергән ике команда да лаеклы, мавыктыргыч уен күрсәтеп, матчның ахыргы секундларына кадәр көярмәннәрне киеренке халәттә тотты. Уенның 1:1 исәбе белән тәмамлануы аларның тигез дәрәҗәдәге осталыклары һәм көченең дәлиле булды дип әйтергә дә була торгандыр, мөгаен. Җирлегебезнең яшь спортчылары өчен бүгенге көн аеруча шатлыклы булды. 12 яшькә кадәрге үсмерләрне берләштергән хоккей командалары арасында дәвам иткән Идел буе федераль округы Беренчелеге чикләрендә үткән бүгенге тәүге уенда районыбызның "Ястребы" командасы Татарстан Республикасы Арча шәһәренең "Толпар" командасын 8:1 исәбе белән кыйратты. Иртәгә 11.00 сәгатьтә шушы ук команда белән икенче уен башланачак. Ә инде 14.00 сәгатьтә "Трактор" командасының 18 яшьтән өлкәнрәк уенчылары Уфа шәһәре хоккейчылары белән очрашачак. Хоккейчыларыбызны һәм аларның тренерларын бүгенге уңышлары белән ихлас котлыйбыз һәм көярмәннәрне иртәгә үтәчәк уеннарда көтеп калабыз.