Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә 6-7 яшьлек малайлар һәм кызлар арасында шахмат буенча «Беренче сыйныф укучысы Кубогы» беренчелеге узды.
Турнир күптән түгел генә шахматның мавыктыргыч дөньясын ачкан яшь стратегларны җыйды. Яшь булуларына карамастан, балалар кагыйдәләрне белүләрен генә түгел, тактик фикерләүнең башлангычларын, шулай ук җиңүгә омтылышларын да күрсәттеләр. Ярышлар түгәрәк система буенча узды, бу һәр катнашучыга барлык көндәшләре белән уйнарга һәм тәҗрибә тупларга мөмкинлек бирде. Залда игътибарлылык атмосферасы хөкем сөрә иде. Һәр катнашучы үзенең иң яхшы күнекмәләрен күрсәтү һәм җиңү һәм танылу символы булган кадерле Кубокны яулау теләге белән янды. Балаларга ярдәм итәргә ата-аналар килгән иде, алар партияләрнең барышын игътибар белән күзәтеп торды.
Киеренке көрәш нәтиҗәләре буенча «Беренче сыйныф укучылары Кубогы» җиңүчеләре Азалия Сафина (гимназия) һәм Данияр Садыйков (Чакмагыш беренче урты мәктәбе) булды, алар турнир дәвамында тотрыклы һәм ышанычлы уен күрсәттеләр.
Икенче урынны Аделина Хаҗиева (Чакмагыш беренче урта мәктәбе) һәм Сөләймон Эргашев (Чакмагыш беренче урта мәктәбе) алдылар, ә бронза медальләргә Арина Гафарова (гимназия) һәм Тимур Хаҗиев (гимназия) лаек булдылар.
Барлык катнашучыларга да истәлекле грамоталар бирелде, ә җиңүчеләргә грамоталар һәм кубоклар тапшырылды.
«Беренче сыйныф укучысы Кубогы» беренчелеге яшь талантлар өчен чын шахмат бәйрәме булды. Турнир иң көчлеләрне ачыклап кына калмады, бәлки балалар арасында шахматны популярлаштыруга, аларның логик фикерләвен һәм катлаулы ситуацияләрдә карарлар кабул итә белүләрен үстерүгә дә ярдәм итте.