Барлык яңалыклар
Спорт
31 гыйнвар , 17:20

Төрле буын шахматчыларны очраштырып

Шахмат турниры - улының әтисенә хөрмәт билгесе Гыйнвар ахырының шимбә иртәсе төрле юнәлештәге спорт чараларына бай булды. Бу көнне Чакмагыш гимназиясендә  бәйгесе үтте.

Төрле буын шахматчыларны очраштырып
Төрле буын шахматчыларны очраштырып

Районыбызның шәрәфле шәхесләрнең берсе, гомерлек хезмәтен җирлегебездә авыл хуҗалыгы тармагын үстерүгә багышлаган, озак еллар дәвамында җаваплы вазыйфалар башкарган һәм шахмат уенын мәктәп елларыннан ук үз итеп, әлегә кадәр бу мавыгуына тугры калган Ирек Мидхәт улы Тангатаровның 65 яшьлек юбилеена багышланган ачык турнирда төрле яшьтәге шахматчылар катнашты. Бу бәйгене әтисенә олы хөрмәт һәм рәхмәт билгесе итеп, аның улы Алмаз һәм килене Зилара оештырып үткәрде. Турнирны ачу тантанасында чыгыш ясап, Алмаз Ирек улы бәйгедә катнашучыларга рәхмәт белдерде һәм киләчәктә аның күләмен тагын да арттырып, ел саен үткәрергә планлаштырулары турында әйтте. Муниципаль район хакимияте башлыгының авыл хуҗалыгы буенча урынбасары Илдар Илүс улы Низамов Ирек Мидхәт улына юбилее белән тәбрикләү сүзләрен җиткереп, шахмат уенын үз итүче берничә буын якташларны берләштергән бәйге оештырып, районда шушы спорт төрен үстерүгә булышлык итүләре өчен Тангатаровлар гаиләсенә ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде. Бәйгегә килүче шахматчылар алдында чыгыш ясап, Ирек Мидхәт улы озак еллар дәвамында фикердәшләр булып, күп санлы бәйгеләрдә зиһен көчен сынашкан шахматчы чордашларына турнирда катнашулары өчен рәхмәт белдерде, ә инде бу мавыктыргыч уен серләрен үзләштерә башлаган укучы малайлар-кызларны һәм яшьләрне шушы акыл-зиһен көчен арттыра торган спорт төреннән аерылмаска чакырды. Артабан бәйгене ачу тантанасын алып баручы Чакмагыш гимназиясе укытучысы Ревинер Вил улы Әхмәтов сүзне ярышка хөкемдарлык итүче тренер Фәнилә Үзбәк кызы Шәфыйковага бәйге шартларын аныклап аңлату өчен тапшырды. Русия һәм Башкорстан гимннары яңгырап, флаглар күтәрелгәннән соң турнирның төп өлешенә старт бирелде. Турнирда катнашучылар төрле яшь категорияләре буенча бүленеп, шушы уенда осталык буенча көч сынашты. Уен нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр билгеләнде. Призлы урыннар яулаучыларга һәм катнашучыларга Мактау грамоталары һәм бүләкләрне Ирек Мидхәт улы һәм Алмаз Ирек Тангатаровлар тапшырды. (Бу хакта тулырак "Игенче" гәзитенең киләсе санында укырга була.)

Төрле буын шахматчыларны очраштырып
Төрле буын шахматчыларны очраштырып
Төрле буын шахматчыларны очраштырып
Төрле буын шахматчыларны очраштырып
Төрле буын шахматчыларны очраштырып
Төрле буын шахматчыларны очраштырып
Төрле буын шахматчыларны очраштырып
Төрле буын шахматчыларны очраштырып
Төрле буын шахматчыларны очраштырып
Төрле буын шахматчыларны очраштырып
Автор: Рәзилә Арсланова
Читайте нас