Чара мәгариф бүлеге, Гомумрусия мәгариф хезмәткәрләре профсоюзының район оешмасы һәм Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе белән берлектә оештырылды. Спартакиаданы ачу тантанасында мәгариф бүлеге җитәкчесе Илдус Фидус улы Шәйдуллин һәм Гомумрусия мәгариф хезмәткәрләре профсоюзының район оешмасы рәисе Зөлфия Әдип кызы Сабирова сәламләү сүзләре белән чыгыш ясадылар. Алар билгеләп үткәнчә, ярышларның төп максаты – сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм мәгариф хезмәткәрләрен даими рәвештә физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү. Алар ярышларда катнашучыларга спорт дәрте, яхшы кәеф һәм «Сәламәтлек» спартакиадасының алдагы төрләрендә уңышлар теләделәр. Ярышларда мәгариф учреждениеләренең төрле яшьтәге 50дән артык хезмәткәре – яшьләрдән алып ветераннарга кадәр, шул исәптән беренчел профсоюз оешмалары җитәкчеләре һәм рәисләре катнашты. Ярышлар яшь категорияләре буенча узды. Нәтиҗәләр түбәндәгечә булды: 40 яшькә кадәрге хатын-кызлар арасында 1нче урынны Балалар иҗат үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Юлия Сәетова, 2нче урынны Рапат урта мәктәбе укытучысы Гөлнур Гатауллина, 3нче урынны Имәнлекул балалар бакчасы тәрбиячесе Гөлнара Дәүләтшина алды. 40 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызлар арасында 1нче урынны Чакмагыш гимназиясе укытучысы Мария Кәримова, 2нче урынны Юмаш урта мәктәбе укытучысы Ләйсән Рәфыйкова, 3нче урынны Чакмагыш 1нче балалар бакчасының музыка җитәкчесе Айсылу Акчурина яулады. 40 яшькә кадәрге ир-егетләр арасында 1нче урынга Үрнәк урта мәктәбе җитәкчесе Булат Хасбулатов, 2нче урынга Яңа Балтач урта мәктәбе укытучысы Ильяс Баембитов лаек булды. 40 яшьтән өлкәнрәк ир-егетләр арасында 1нче урынга Чакмагыш гимнаәзиясе укытучысы Данил Кинҗәкәев, 2нче урынга Калмашбаш урта мәктәбе җитәкчесе Азат Рамазанов, 3нче урынга Имәнлекул урта мәктәбеннән Алмаз Сибәгатуллин ия булдылар. Ярышларда катнашучыларның, җанатарларның барысы да яхшы кәеф һәм күп энергия алды. Бу көнне һәркем алар өчен әзерләнгән телеңне йотарлык коймак һәм кайнар чәй белән сыйланды.