Барлык яңалыклар
Спорт
9 февраль , 16:20

Якташ яугир истәлеген хөрмәтләп

Узган шимбәдә Башкортстан аграр-технология колледжының Чакмагыштагы филиалында махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган якташыбыз – лейтенант Денис Радик улы Гәрәевның якты истәлегенә багышланган бокс буенча ачык район турниры үтте. Аны ачу тантанасында  муниципаль район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова,  мәрхүм яугирнең якыннары –   Эльвира Венер кызы Якупова,  Әлфинә Габделсамат кызы Маннанова,  Риф Самат улы Харисов, Руслан Фидус улы Якупов, Фидус Шәех улы Якупов, улы Тамерлан, спортчылар катнашты.

Якташ яугир истәлеген хөрмәтләп
Якташ яугир истәлеген хөрмәтләп

 

         Биредә чыгыш ясаучыларның барысы да каһарман якташыбызның хәрби хезмәт елларын, аның ватанпәрвәр кеше булуын горурланып искә алып, медальләре белән таныштырдылар, үз гомерен аямыйча  СВОда соңгы минутка кадәр илебез иминлеге өчен батырларча көрәшүе хакында сөйләделәр. 

         Турнирның судьясы Илгиз Габделхәй  улы Ибраһимов ярышларның тәртибе белән таныштырды һәм аның барысы өчен дә имин һәм тыныч үтүен теләде. Бокс турнирында безнең районның “Чыңгыз” боксчылар клубы һәм Калмашбаш авылыннан,    Кушнаренко районыннан килгән 2006 елдан алып 2018 елга кадәр төрле яшьләрдәге егетләр катнашты.

         Ярышлар дәвамында  рингта алыш бик кызу барды, спортчыларның берсе дә сынатырга теләмәде. Көрәш көчле һәм чагу булды. Һәр команда көченнән килгәнчә тырышты. Ярыш тәмамланганнан соң тантаналы котлау, җиңүчеләрне кубок, грамоталар һәм медальләр, истәлекле бүләкләр  белән бүләкләү өлеше  булды. Киеренке ярыш нәтиҗәсендә җиңүне Чакмагышның “Чыңгыз” боксчылар клубы яулады һәм   кубокка ия булдылар. Кушнаренко районы командасы 2нче, Калмашбаш авылы командасы 3нче урынга лаек булдылар.

         Районыбыздан аерым   җиңүләрен дә билгеләп үтәсе килә. “Чыңгыз” боксчылар клубыннан түбәндәгеләр җиңүче булды:

1нче урын – Әмир Хәбиров, Равил Миһранов, Надир Арысланов, Раян Исламов, Тимур Хәкимов, Руслан Кедяров, Риназ Кудашев, Алмаз Салихов, Самир Фазлыев, Артем Мурдашев (БАТК), Данил Әхмәтҗанов, Әмин Баһаветдинов, Ризван Мусин, Тамирлан Рәшитов, Тимур Камалов.

2нче урын – Наил Халиков, Алмаз Гайнанов (БАТК), Айдар Сәлимов, Булат Иргалиев, Илнур Вәлиуллин.

Калмашбаш авылы боксчылары арасыннан Мансур Нуретдинов, Илнур Ямалетдинов, И. Бегов 2нче урынга ия булдылар.

         Үз чиратында каһарман якташыбыз Денис Радик улы Гәрәевның туганнары – Якуповлар, Маннановлар гаиләләре, Риф Самат улы Харисов Илгиз Габделхәй улы Ибраһимовка һәм Руслан Фәдис улы Бикмөхәммәтовка турнирны үткәрүләре өчен Рәхмәт хатлары һәм яугирнең “Соверен” позывное язылган футболкалар белән бүләкләделәр.

         “Турнир бер тында, бик матур һәм оешканлык белән барды, ә иң мөһиме – алыш анда катнашучы балаларыбыз өчен имин, имгәнүләрсез үтте. Анда катнашучы барлык бокс сөюче егетләргә һәм аларның әти-әниләренә, муниципаль район хакимияте җитәкчелегенә, Денис Радик улы Гәрәевның туганнарына, Руслан Фәдис улы Бикмөхәммәтовка, Калмашбаш урта мәктәбе директоры, тренер Азат Шәфыйгулла улы Рамазанов, Кушнаренко боксчылары тренеры Александр Тимофеевка ярдәмнәре өчен зур рәхмәт белдерәм. Быел алда планда тагын да шундый   матур спорт бәйгесен үткәрү  – “Чыңгыз” боксчылар клубының 15 еллык юбилеена багышланган турнирга әзерлек башладым, Аллаһ боерса, озакламый аны да шулай  нәтиҗәле һәм имин генә үткәреп җибәрербез, дип ышанам”, – диде “Чыңгыз” боксчылар клубы җитәкчесе, 1нче категорияле тренер Илгиз Габделхәй улы Ибраһимов.

Якташ яугир истәлеген хөрмәтләп
Якташ яугир истәлеген хөрмәтләп
Якташ яугир истәлеген хөрмәтләп
Якташ яугир истәлеген хөрмәтләп
Якташ яугир истәлеген хөрмәтләп
Автор: Илсөяр Гайсина
Читайте нас