ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Спорт
10 февраль , 06:45

“Ястребы” – “Девон кубогы”ның көмеш призерлары!

Узган атна райондашларыбыз өчен спорт чараларына бик бай булды һәм  зур җиңүләр алып килде.

“Ястребы” – “Девон кубогы”ның көмеш призерлары!“Ястребы” – “Девон кубогы”ның көмеш призерлары!
“Ястребы” – “Девон кубогы”ның көмеш призерлары!

 

         6 февральдән 8 февральгә кадәр Туймазы шәһәрендә “Девон кубогы”на  өч көн дәвамына 2019 елда туган балалар арасында хоккей матчлары узды.  Безнең яшь хоккейчылар Октябрьский, Ырымбур, Баулы, Туймазы, Нефтекама шәһәрләренең иң көчле командалары белән ярыштылар. Тренерлары Арсен Альберт улы  Гайсин   җитәкчелегендә алар   бик яхшы уен, җиңүгә омтылыш һәм осталык күрсәтте.  

          Команда, тренер һәм ата-аналарны уңышлары белән котлыйбыз. Алга таба уңышлар һәм яңа җиңүләр телибез.

 

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас