-3 °С
Болытлы
Турнирның максаты спортны популярлаштыру һәм үсеп килүче буынның физик әзерлек дәрәҗәсен күтәрү генә түгел, Башкортстан Республикасы районнары арасында дуслыкны ныгыту иде. Яшь спортчылар югары дәрәҗәдәге осталык, җиңүгә омтылыш һәм
бер-берсенә ярдәм итә белүләрен күрсәттеләр. Киеренке матчлар нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр билгеләнде: Илеш районының Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе командасы – беренче, Чакмагыш районының “Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе-2011"
командасы – икенче, Чакмагыш районының "Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе-2012" командасы өченче урыннарны алды. Катнашучылар кубоклар, медальләр һәм грамоталар белән бүләкләнделәр.