ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Спорт
16 февраль , 10:05

Кышкы спортны яратучыларны берләштереп

Чакмагышлыларның күбесе саф һавада булырга, спорт белән шөгыльләнергә, тюбинг, чаңгы, тимераякта шуарга, кыскасы, ял көннәрен сәламәтлек өчен файдалы итеп үткәрергә омтылалар. 

Кышкы спортны   яратучыларны берләштерепКышкы спортны   яратучыларны берләштереп
Кышкы спортны яратучыларны берләштереп

 14  февральдә   районда узган "Русия чаңгы юлы - 2026"  Бөтенрусия киңкүләм чаңгы ярышларында да спорт сөюче һәм сәламәт яшәү рәвеше яклы булган райондашларыбыз бик теләп катнашты. Бу көнне стартка төрле яшьләрдәге чаңгычылар: яшьләрдән алып тәҗрибәле ветераннарга кадәр чыкты. Һәркем ярыш  дәрте тоярга, үзенең спорт күнекмәләрен күрсәтергә, көчләрен сынарга һәм үзен зур, бердәм команданың бер өлеше итеп тоярга омтылды.                  “Карагай” ял итү базасында узган ярышларны ачу тантансында муниципаль район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова, Чакмагыш авыл биләмәсе башлыгы Марсель Хәдит улы Хәсәнов һәм төрле яшьләрдәге чаңгыда шуарга яратучы авылдашлар   катнашты. Светлана Фларис кызы һәммәсен дә  сәламләп, уңышлар һәм җиңү  теләде.           Аннан балалар, яшьләр һәм өлкәннәр чиратлап чаңгы стартына кузгалдылар. Чакмагышның кышкы спортны һәм сәламәт яшәү рәвешен яратучы спорт сөюче халкы үҗәтлекләре, команда рухы һәм җиңүгә  омтылыш күрсәтеп, яхшы нәтиҗәләргә иреште. Әлеге киңкүләм спорт чарасында җиңүчеләр медальләр, грамоталар һәм истәлекле призлар белән бүләкләнделәр.

Кышкы спортны   яратучыларны берләштереп
Кышкы спортны   яратучыларны берләштереп
Кышкы спортны   яратучыларны берләштереп
Кышкы спортны   яратучыларны берләштереп
Кышкы спортны   яратучыларны берләштереп
Кышкы спортны   яратучыларны берләштереп
Кышкы спортны яратучыларны берләштереп
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас