ИГЕНЧЕ
+21 °С
Болытлы
Спорт
16 февраль , 13:55

     Яугир-интернационалчы   истәлегенә

         14 февральдә  Русия халыклары бердәмлеге елы, шулай ук хәрби - патриотик тәрбия айлыгы чикләрендә  Иске Калмаш авылында    яугир – интернационалчы, Кызыл Йолдыз ордены кавалеры, шушы авыл мәктәбен тәмамлаган Ирек Әнәс улы Шакиров истәлегенә багышланган волейбол турниры  үтте.            

Яугир-интернационалчы   истәлегенәЯугир-интернационалчы   истәлегенә
     Яугир-интернационалчы   истәлегенә

Ярышларда катнашучыларны мәктәп директоры С.Т. Гыйльванов, Иске Калмаш авыл биләмәсе  башлыгы Г.Ш. Арнаутова,   районның ветеран - әфганчылар советы рәисе Р.Р. Йосыпов,  район хәрби комиссары М.М. Рәфыйков, әфган яугирләре сәламләде. Ярышны Иске Калмаш авылы старостасы Илфат Хаҗиев  оештырды. Әәлеге чараның инициаторлары һәм иганәчеләре – эшкуарлар һәм яугир-интернационалчы Ирек  Шакировның туганнары  Рамил Рәшит улы һәм Зилә Фәнис кызы Йосыповлар.          Волейбол турниры югары дәрәҗәдә узды. Аны оештыручыларга һәм анда катнашучыларга зур рәхмәт  белдерелә.  

Яугир-интернационалчы   истәлегенә
Яугир-интернационалчы   истәлегенә
Яугир-интернационалчы   истәлегенә
Яугир-интернационалчы   истәлегенә
Яугир-интернационалчы   истәлегенә
Яугир-интернационалчы   истәлегенә
Яугир-интернационалчы   истәлегенә
     Яугир-интернационалчы   истәлегенә
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас