Рингта республиканың гына түгел, күрше төбәкләрнең дә төрле районнарыннан һәм шәһәрләреннән көчле көндәшләр җыелды. Биредә Башкортстан, Татарстан, Удмуртия, Пермь крае һәм Свердловск өлкәсеннән 100 дән артык спортчы җиңү өчен көч сынашты. Безнең Чакмагыш боксчылары – Илгиз Габделхәй улы Ибраһимов җитәкчелегендәге "Чыңгыз" боксчылар клубында шөгыльләнүче егетләр Самир Фазлыев һәм Тимур Хәкимов та әлеге чарада катнашып, 2нче урын яуладылар һәм көмеш медальләр белән бүләкләнделәр. Алар җиңүгә зур омтылыш, характер һәм бик яхшы техника күрсәттеләр. Илгиз Габделхәй улы транспорт чарасы белән ярдәм итүче Илнур Әнгам улы Хәкимовка зур рәхмәт белдерде. Бу медальләр артында сәгатьләр буе киеренке күнегүләр һәм ныклы дисциплина тора. Спортчыларны һәм аларны әзерләгән югары категорияле тренер Илгиз Габделхәй улы Ибраһимовны чираттагы зур уңышлары белән котлыйбыз. Афәрин, егетләр!