Барлык яңалыклар
Спорт
2 март , 10:40

Районда лаеклы алмаш үсә

26 февральдә Башкортстан аграр-технология колледжы филиалы базасында хәрби-гамәли спорт төрләре буенча ярышлар узды.

Районда лаеклы алмаш үсә
Районда лаеклы алмаш үсә


Анда район хәрби комиссары Марсель Марс улы Рәфыйков, район ДОСААФ бүлеге җитәкчесе Ринат Раян улы Ризванов, хәрби хезмәткә чакырылучы студентлар – булачак Ватанны саклаучылар катнашты.
Җитәкчеләр катнашучыларга сәламләү сүзләре белән мөрәҗәгать итте, тиздән армия сафларына барачак егетләргә физик әзерлек һәм әхлакый рухның мөһимлеген билгеләп үтте.
Марсель Марс улы Рәфыйков үзенең чыгышында Кораллы Көчләрне туплауның актуаль мәсьәләләренә җентекләп тукталды. Ул булачак солдатларга контракт буенча хезмәт итү шартларын аңлатты һәм яңа перспективалы гаскәр төре — пилотсыз системалар гаскәрләре турында сөйләде. Хәрби комиссар бу юнәлешнең бүген иң ихтыяҗлы юнәлешләрнең берсе булуын аңлатты. Егетләр пилотсыз системалар гаскәрләрендә хезмәт итү үзенчәлекләре турында мәгълүмат алды. Булачак операторлар бурычларның тулы спектрын үзләштерә: пилотсыз комплексларны көйләүдән һәм программалаштырудан алып төрле типтагы аппаратларга идарә итүгә һәм БПЛА белән профессиональ эшләүгә кадәр. Ул ассызыклаганча, мондый күнекмәләр бүген армиядә генә түгел, гражданлык җәмгыяте тормышында да өстенлекле булачак.
Бу көнне егетләр спортның биш төре буенча ярышты. Алар көч һәм җитезлек күрсәттеләр, районда лаеклы алмаш үсүен исбатладылар. Ярышлар йомгаклары буенча җиңүчеләр грамоталар белән бүләкләнде.

Районда лаеклы алмаш үсә
Районда лаеклы алмаш үсә
Районда лаеклы алмаш үсә
Районда лаеклы алмаш үсә
Районда лаеклы алмаш үсә
Районда лаеклы алмаш үсә
Районда лаеклы алмаш үсә
Районда лаеклы алмаш үсә
Автор: Лиана Ханмурзина
Читайте нас