Билгеле булуынча, үткән ел ахырында район мәктәпләре арасында шайбалы хоккей буенча турнир үтте. Декабрьдә старт алган бу чара дистәләгән яшь спортчыларны берләштереп, кышкы сезонның зур вакыйгасы булды. 5 мартта “Чакмагыш-Арена” шугалагы бозында турнирның финал матчлары үтте. Бу көнне бозда сайлап алу турларын уңышлы үтә алган 4 иң көчле команда очрашты. Матчлар киеренке һәм шул ук вакытта мавыктыргыч булды: спортчылар яхшы уен техникасын, команда бердәмлеген күрсәтеп, җиңүгә омтылды. Яшьтән үк бу спорт төрен үз иткән, уенда чыныгып үскән үсмерләрне һәм аларның тренерларын муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев һәм мәгариф бүлеге начальнигы Илдус Фидус улы Шәйдуллин сәламләп, җирлегебездә хоккей белән шөгыльләнер өчен уңышлы шартлар булуын билгеләделәр, бу уеннарга тагын да күбрәк үсмерләрнең кушылуын һәм матчларда катнашкан командаларга финал ярышларында уңышлар юлдаш булуын теләделәр. Бу көндәге уеннар нәтиҗәләре буенча турнирның җиңүчесе исемен Имәнлекул урта мәктәбенең яшь хоккейчылары яулады. Аларга ярышларның төп кубогы тапшырылды. Иске Калмаш урта мәктәбе командасы икенче урынга чыкты. Калмашбаш урта мәктәбе хоккейчылары турнирның бронза призерлары булды. Яшь райондашларыбызны бу казанышлары белән ихлас котлыйбыз һәм артабан да тик уңышлар гына юлдаш булуын телибез.