Аларда балалар да, өлкәннәр дә күмәк катнашты. Балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә җирлегебез өчен чагыштырмача яңа булган ярыш үтте. Монда Башкортстан Республикасы укучыларының ХХVIII Спартакиадасы чикләрендә мини-лапта буенча мавыктыргыч ярышлар үтте. Анда район мәктәпләренең югары сыйныфларында укучы кызлар һәм егетләр командалары җитезлектә, тизлектә көч сынашты. Матчлар киеренке ярыш шартларында үтте, көярмәннәр уенчыларга көч-дәрт биреп, җиңүгә рухландырып торды. Уеннар атмосферасы сәламәт көндәшлек һәм җиңүгә омтылыш белән аерылып торып, мондый чараларның яшь буын вәкилләрендә спорт характерын, бердәм команда рухын тәрбияләүдә әһәмияте зур булуын янә дәлилләде. Ярыш нәтиҗәләре буенча Чакмагыш гимназиясе командасына тиңләшүчеләр булмады. Әлеге команда әгъзалары бердәмлекләре һәм тактик яктан белемле булулары белән аерылып тордылар һәм беренче урынны яулап, җиңүгә ирештеләр. Икенче урынга Яңа Балтач урта мәктәбе егетләре һәм кызлары лаек булды. Өченче урынга Чакмагыш беренче урта мәктәбе командасы чыкты. “Бу спорт ярышлары иң көчлеләрне ачыклап кына калмый, район мәктәпләрендә мини-лапта уенының артабангы үсеше өчен көчле этәргеч – стимул да булдылар”, – ди Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе белгече Айсылу Марат кызы Халитова.