+2 °С
Болытлы
Чакмагыш беренче урта мәктәбе командасының өлкән группа кызлары әлеге ярышларның абсолют чемпион исемен яулады. Алар 7-9 апрельдә Кушнаренкода узачак финалда районыбыз данын яклаячак. Ярышларда шулай команданың кече группадагы кызлары да катнашты, зачеттан тыш уйнауларына карамастан, алар бик лаеклы уен күрсәтте. Кызларгы һәм аларның тренерлары Илсөяр Өлфәт кызы Басыйрованы яхшы чыгышлары белән котлыйбыз һәм алга таба да җиңүләр телибез.