Барлык яңалыклар
Спорт
24 март , 12:30

Азалина – Русия чемпионатының көмеш призеры!

2026 елның 20-22 мартында Саха (Якутия) Республикасының Нерюнгри шәһәрендә мас-рестлинг буенча Русия чемпионаты узды.  Башкортстан Республикасы җыелма командасы составында Чакмагыш районыннан ике спортчы: Хәбирова Азалина һәм Гомәров Илдус лаеклы чыгыш ясады. Киеренке көрәш нәтиҗәләре буенча Азалина көмеш медаль яулады һәм Русия җыелма командасы составына керде. Бу бик зур казаныш, ул күпьеллык күнегүләр, фидакарьлек һәм үз көчеңә ышану нәтиҗәсе. Алда Азалинаның халыкара аренада мөһим стартлар көтә. Сентябрьдә аны Кыргызстанда узачак Бөтендөнья күчмә уеннары, ноябрьдә Казанда узачак дөнья чемпионаты көтә. Азалинны һәм тренер Ильясов Алмаз Салават улын югары казанышлары белән котлыйбыз. Уңышлар һәм яңа  җиңүләр телибез!

Автор: Лиана Ханмурзина
Читайте нас